Әлкинең иң көчле командасы - "Альтат"
Яңалыклар

Әлкинең иң көчле командасы - "Альтат"

3 гыйнварда " Алинә" спорт залында мини футбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Анда Әлки районының иң көчле биш командасы көч сынашты.

Нәтиҗәдә, инде ничә ел рәттән, " Альтат» командасы бу төр спорт ярышларында лидерлыкны саклый. Икенче урында Базарлы Матакның "Локомотив" командасы. Бронза призеры булып "Актай" танылды. "Иске Матак" hәм "Әлки" командалары дүрт hәм бишенче урыннарда калдылар.
   Ярышларны районыбызның танылган футбол тренеры Рифкәт Сәгьдиев  хөкем итте.


Нет комментариев