Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез блиндаж шәмнәренә ихтыяҗ кичерә.
Алар ярдәмендә сугышчылар ашарга әзерли, җылына, землянка һәм окопларны яктырта ала. Шәмнәрне әзерләү өчен, калай банкалар кирәк. Бу савытларны район мәдәният йортында җыю оештырылды.
Шуңа да, хөрмәтле әлкилеләр, сезгә мөрәҗәгать итәбез: төрле тушенкалар, җиләк-җимеш компотларыннан бушап калган мондый савытларны ташламасагыз иде. Сездән аларны җыю пунктына китерү сорала.
Нет комментариев