Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхилә Мәрдиева: «Рамазан ае алдыннан бу укулар бик кирәкле булды»

Ел башыннан атнаның сишәмбе көнендә Базарлы Матакның “Шәүкәт” мәчете янындагы мәдрәсәдә вәгазь кичәләре узды.

 Ә чәршәмбе көннәрендә намазга өйрәнү дәресләре булды. Районыбыз мөхтәсибе Ирек хәзрәт Карга авылыннан килеп, хатын-кызларга дин дәресләре биреп йөрде, намазга өйрәтте. Без бу көннәрне көтеп ала идек. Бу укуларда  кызыксындырган, борчыган сорауларыбызга җавап алдык, бик мөһим вәгазьлэр тыңладык. Рухи азык алып, дини аң-белем өстәдек, намаз серләрен өйрәндек. Дәресләргә Базарлы Матакның төрле почмакларыннан төрле яшьтәге хатын-кыз дин кардшләребез йөрде. Рамазан ае алдыннан бу укулар бик кирәкле булды. Район мөхтәсибе Ирек хәзрәткә барыбыз  исеменнән дә рәхмәтебезне җиткерәбез. Шундый укулар ешрак булсын иде дигэн теләктә калабыз.Очрашуларга мәктәп балалары да чакырылса, ул аларны тәрбияләүдә, дөрес юлдан җибәрүдә бик зур ярдәм булыр иде.
Шулай ук мәдрәсә хуҗаларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Көз айларында укуларны дәвам итәргә ниятләп таралыштык. Килергә теләүчеләрне чакырып калабыз.
Рәхилә Мәрдиева. Базарлы Матак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев