Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика биләмәләрендә соры кыр тавыклары бик нык азайган

Шул сәбәпле әлеге кошларга ау да 2017 елгача тыелган. Күбесенчә кыр посадкаларында яшәүче бу тавыклар кышын кар яткач азык эзләп автомобиль юлларына чыгучан икән. Алар бигрәк тә иртәнге һәм кичке эңгер-меңгердә юлга чыгып чуерташ чемченәләр. Шунда еш кына машина көпчәге астына эләгәләр. "Машина йөртүчеләр юлда игътибарлырак, саграк булсыннар, әлеге кошларны...

Шул сәбәпле әлеге кошларга ау да 2017 елгача тыелган.

Күбесенчә кыр посадкаларында яшәүче бу тавыклар кышын кар яткач азык эзләп автомобиль юлларына чыгучан икән. Алар бигрәк тә иртәнге һәм кичке эңгер-меңгердә юлга чыгып чуерташ чемченәләр. Шунда еш кына машина көпчәге астына эләгәләр. "Машина йөртүчеләр юлда игътибарлырак, саграк булсыннар, әлеге кошларны бәрдерә-таптата күрмәсеннәр иде. Соры кыр тавыклары - туган төбәгебез фаунасының үзенчәлекле бер вәкиле. Болай да саннары бик азайган әлеге кошларны саклыйк, тагын да кимүенә юл куймыйк",-ди җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев