Татарстанда боз яварга мөмкин
Яңалыклар

Татарстанда боз яварга мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, иртәгә - 28 июльдә, һава торышының бозылуы көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар. Яшен һәм явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.

Республикада һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 13-18, көндез 26-30 градус җылы булачак.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/17144-tatarsta


Нет комментариев