Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылында буш вакытын әрәмгә уздырмый торган Фәсахова Гөлүсә яши

Аның исеме дә җисеменә туры килә бит.

Кеше, үзенең тиешле хезмәт юлын үткәч, лаеклы ялга чыга.
"Кешене хезмәт бизи", "Кеше эше белән күркәм" дип әйтелә торган сүзләр бар. Шул сүзләрне дәлилләп, Түбән Әлки авылының уңган, буш вакытын әрәмгә уздырмый торган, Фәсахова Гөлүсә белән таныштырабыз.  Аның исеме дә җисеменә туры килә бит.

 

Гөлүсә - "Гөл" үсә.
Гөлдән туган синең исемең,
Нурга күмә синең йөзеңне.
Исемеңне түгел,- Гөлүсәкәй,
Гөлгә тиңлим Синең үзеңне.

 

Нинди эшкә алынсаң да,
Җиренә җиткереп аны эшлисең.
Курыкмыйсың барып чыкмас диеп,
Рухың белән шундый көчлесең.

 

Күрегезче, шушы матурлыкны,
Аккошлары зәңгәр күлләрдә.
Күгәрченнәр парлап гөрләшәләр,
Сары чебиләре - чирәмдә.

 

Төрле төстән шапка, башмаклары,
Кофталары җанны җылыта.
Урындыкка - җәймә, мендәргә - тыш,
Караватта бик зур плед та.

 

Гүзәллекне иҗат итәргә - ул,
Бер иренми, вакытын таба.
Исән сау бул ,иҗатың дәвам ит,
Кулларыңнан синең - "гөл" тама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев