Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Әлки авылында яшәүче Рәбига Сафина 95 яшен тутырды

Түбән Әлки авылында яшәүче Рәбига Шәрифулла кызы Сафина 16 апрельдә 95 яшен тутырды.

Аны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев килделәр. 
Гомер буе авылда яшәп, шунда хезмәт иткән тыл хезмәтчәненә алар рәхмәт сүзләрен җиткереп, исәнлек теләделәр, район башлыгы Александр Никошин һәм ил президенты В.Путин исеменнән язылган котлау хатларын, истәлекле бүләк тапшырдылар. 


Рәбига апа 1929 елгы. Бөек Ватан сугышы башланганда, 12 яшь була аңа. Шул чор, әлеге вакыт өчен – хезмәт кешесе. Авыр чакта башны куеп, иркәләнеп алырга чын мәгънәсендә якыны да булмый. Әтисе фронтка алына, әнисе бер яше дә тулмаган килеш, имчәк баласы вакытында вафат була. Әмма әтисе сугыш башланганчы икенче хатын, ике балага әни итеп алган Гайсә апага гомер буе бик тә рәхмәтле була ул. Үги ана сабыйларны какмый, сукмый, мөмкин булганча якын итеп, ана назы, кайгыртучанлыгын биреп үстерә. Авыр сугыш елларында алар бар авырлыкны да бергә тарталар, бер-берсенә терәк булалар.

Рәбига апа үз авылы егете Әсәдулла белән тормыш кора. Алар икесе дә авылларындагы колхозда төрле эшләрдә гомер буе хезмәт итәләр. Макталып, намус белән эшлиләр, Хезмәт ветераны исеменә лаек булалар. 6 балага гомер бирәләр. Әмма гаиләгә бала хәсрәте дә күрергә туры килә. Өчесе төрле елларда гүр иясе булалар. 

Әсәдулла абыйның да вафат булуына 30 ел вакыт узган. Рәбига апаны да бүгенге көндә кызы Сания апа ире Рамил белән карыйлар. Әниләре авырый башлагач, алар Казаннан аның янына махсус  күченеп кайталар. 

–     Кызганыч, әниебез бүгенге көндә – урын өстендә. Барысын да аңлап та җиткерми. Әмма туган көнендә бар балалары, оныклары җыелып кайткач, бик шатланды. Барысын да хәтеренә төшереп, үзләренә рәхмәтләрен әйтте, дулкынланудан ике төн йоклый да алмады, – ди Сания Әсәдулла кызы. 

Бик күп авырлыклар, кайгы-хәсрәт күреп тә, шундый олуг яшькә җитүенең сере сабырлыктадыр, дип саный юбилярның кызы Сания. “Әни әрләшергә яратмады. Ташка да аш белән ат дигән сүзләрне өстен куеп яшәде. Аңа каты бәрелсәләр дә, авыр сүз әйтмәде. Шуңа озын гомер – аңа Аллаһы бүләгедер”, – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев