Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылында күптән көткән вакыйга: өр-яңадан салынган мәдәният йорты ачылды

Түбән Әлки авылында, ниһаять, һәр авыл кешесе күптән көткән вакыйга булды: өр-яңадан салынган мәдәният йорты 28 ноябрьдә тантаналы төстә ачылды.

Заманча таштан, буяулы калай түбәсе, ап-ак зур пластик-тәрәзәләр белән төп юл кырыена салынган бина, затлылык, ямь биреп, авылга керүгә үк күренә. Аның янәшәсендә ФАП, ветеринария бүлеге урнашкан, мәчет, мәктәп тә якында гына. Бинага нигез ноябрьдә салынса, төзелеш быел җәй башында төгәлләнде дә. Һәм шул көннән авылның һәр кешесе дә аның ачылуын көткәндер. Беренчедән, тыштан бик тә матур күренгән бинаның эчен күрәсе, яңа канәфиләргә утырып, хәтфә пәрдәләр белән бизәлгән сәхнәдән чыгышлар карыйсы килсә, шул ук вакытта үз сәләтләрен күрсәтү, бар чараларда катнашып, актив булып яшәргә теләүчеләр дә шактыйдыр. Шуңа авыл кешеләреннән: “Клуб нигә эшләми икән?”, – дигән сүзләр дә еш ишетелде. Һәм менә шатлыклы хәбәр җиткерелде: авылда клуб ачыла, тантанага рәхим итегез!

Чара иртәнге сәгать 10.00 га билгеләнгән иде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, гадәттәгечә, алданрак килеп, клуб алдында бар авылга ишетелерлек итеп җырларын башкарырга да алынды. Тирә-яктан акрынлап ир-атлар, хатын-кызлар, олысы-кечесенең килүе күренде. Җырчыларыбыз җыелган халыкны үзләренә кушылып җырлатып кына калмады, татар көенә рәхәтләнеп бер биетте дә. 
Тантаналы ачылыш мөхтәрәм кунаклардан башка булмый. Беренче булып, район башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рәшит Билалов, сүз алып, теләкләрен ирештерде:

–    Мәдәният йорты “Бердәм Россия” партиясенең милли проекты кысасында төзелде. Аңа Россия Федерациясе дәүләтеннән, Татарстан Республикасы бюджетыннан күп акчалар бүлеп бирелде. Төзүчеләребез аны матур һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Мәдәният йортының ишекләре ачык булсын, авылдашлар алга таба биредә рәхәтләнеп ял итсен, – диде ул. 

Шатлыклы ачылышка “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин чакырылган иде.

–    Авылда берәр социаль объект: мәктәп, ФАП, клуб төзелә икән, димәк, бу тораклык яши, аның киләчәге бар. Бирегә эштән соң, ял көннәрендә яшьләр дә, өлкәннәр дә йөрер, кызыксынулар буенча түгәрәкләр эшләр дип ышанып калам. Бергә булып, күңелле итеп яшәгез, – диде ул. 

Мәдәният йортын Алексеевскиның “Стройдорсервис” җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Зәйдәров кул астындагы эшчеләр төзеп чыкты. Салкын көздә эшне башлап, алар карлы-яңгырлы шыксыз көннәрдә дә бурычларын үтәүдән бүленмәде. Иртәдән кичкә кадәр хезмәттә булдылар. Шуңа тантаналы ачылышка килгән Илгиз Ильяс улына карата күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев, бу үзенә бер бәйрәм рухы алган көн белән котлаганнан соң, җәмгыять директорына истәлекле бүләген тапшырды. 

Ә аннары яңа бина ачу йоласы үтәлде: җитәкчеләр тарафыннан ал тасма киселде. Мәдәният йорты ишеге ачылды һәм түбән әлкилеләр берәм-берәм эчкә узды. Кемнәрнеңдер “Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим” дигәне ишетелде. Икенче берәү: “Шәһәрдәге кебек бит, тирә-юненә дә тип-тигез асфальт җәелгән”, – дип мактады. 

Янәшәмнән атлаган, элек авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, география укыткан Илсөяр Хәмәтшина да: “Зур шатлык бит. Көтеп алдык. Пенсиядә булгач, вакыт күп, йөрербез, катнашырбыз. Авылда әллә нинди сәләтле кешеләр бар, үз мөмкинлекләрен күрсәтерләр. Балалар түгәрәкләрдә төрле һөнәрләргә өйрәнсен. Авылга бик кирәк мәдәният учагы”, – дип, сөйләп узды. 

Салкын урамнан эчкә үткәч, “Җылы булгач, ничек рәхәт”, – дип тел шартлатучылар да, “Әмма элеккесенә караганда кечерәк икән”, – дип көрсенеп куючылар да булды. Шул вакыт хәтер үткәннәргә кайтты. Авылда кеше күп, кечкенә клуб. Берәр чара үтә калса, һәркем килә. Тезелеп киткән рәтләрдә урын җитешмәгәч, күрше бүлмәләрдән урындыклар керә. Залда баш төртерлек урын юк... Шуңа да, теләк булса, мөгаен, тар урын да киң буладыр ул. Уйларымны аңлагандай, зал эченә узгач та, җыр башкару өчен, сәхнәгә бер-бер артлы җырчыларыбызны игълан итеп, бәйрәм концертын алып баручы Гөлия Яруллина: “Бар чараларда катнашыгыз. Зал бүгенгедәй шыгрым тулсын”, - дип теләкләрен ирештерде. Ә мәдәният йорты мөдире Рәмзия Галәветдинова: “Кичкә дискотекага килегез”, - дип, авылдашларны беренче чарага чакырырга өлгерде.
Һичшиксез, биредә бәйрәмнәр күп узар, халык та килер, чөнки рухи азык кешегә бик кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев