Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валерия Баканова: «Укуны тәмамлагач, бик теләп, районга эшләргә кайтачакмын»

Табигате дә, кул эшен дә сораган авыл тормышы миңа бик якын.

Екатерина Ермолаева, Казан федераль универ-ситетының психология һәм мәгариф институтының 4 нче курс студенты: 


–     Мин Иске Матак урта мәктәбен тәмамлаган идем. Институтка 2019 елда максатчан юллама белән укырга кердем. Быелгы уку елын һәм тагын бер елны уңышлы төгәлләсәм, куллыма белгечлекне раслаучы дипломны алачакмын. Аннары бик теләп эшкә, башлангыч сыйныфларны укытырга авылга кайтачакмын. Мине укыткан хөрмәтле укытучылар белән бергә эшлисем, алардан тәҗрибә туплыйсым, үземнең белгәннәремне күрсәтәсем килә.

Инсаф Хәйруллин, Димитровград техник көллиятенең 3 нче курс студенты:  

–     Әхмәт мәктәбен тәмамлагач, 2020 елда Димитровград техник көллиятенең программалаштыру факультетына укырга кердем.  Авылда үскәнгәдер, үз ягымны бик яратам. Табигате дә, кул эшен дә сораган авыл тормышы миңа бик якын. Авылда хәзер бөтен уңайлыклар бар, шәһәрдәге кебек яшибез. Замана алга бара, хәзер дистанцион рәвештә дә эшләү мөмкинлеге бар. Бәлки, мин дә белгечлекне алганнан соң, эшне өйдән башкару мөмкинлеге бирүче оешманы табармын. 

Валерия Баканова, Казан медицина көллиятенең 2 нче курс студенты:


–     Мин башта Түбән Кәчи мәктәбендә 9 нчы сыйныфка кадәр белем алдым, аннары 10-11 нче сыйныфларны Юхмачы урта мәктәбендә тәмамладым. Районның максатчан юлламасы белән көллияткә укырга кердем. Биредә укуны тәмамлагач, бик теләп, район хастаханәсенә эшләргә кайтачакмын. Үзең туып үскән төбәгеңдә, танышларыңа, туганнарыңа хезмәт күрсәтү, минемчә, бәхет.  Аннары югары белем алып, табиб-педиатр булып эшләү турында да хыялланам. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев