Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлки районының Түбән Кәчи мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышлап “Чуаш теле: кичә, бүген, иртәгә” дигән киңәйтелгән ачык дәрес үткәрделәр
Әлки районы мәктәпләрендә чуаш милләтеннән булган 412 бала укый.
-
“Әлки хәбәрләре” редакциясе быелның беренче яртыееллыгына газетага яздыруда иң уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды
Бу елның беренче яртыеллыгына "Әлки хәбәрләре" газетасына яздыруда иң уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләренә "Татмедиа" АҖнең Әлки филиалы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы 8 Март бәйрәме алдыннан зур концерт куйды
ТАССР төзелүгә 100 тулуга багышланган "Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан" фестивале кысаларында узган әлеге концерт бай эчтәлеге, номерларның төрлелеге белән сокландырды. Анда гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләре дә, укучылар да актив катнашты. Зал тулы тамашачылар сәхнәдәге һәр чыгышны көчле алкышлар белән бәяләделәр. Жюри да концертка югары бәя бирде.. Тамашаның азагында район...
-
Әлки эшмәкәрләрен хәзер бөтен Россиядә беләләр. ФОТО
2 мартта VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучы 700 ләп делегат районыбызда булды.
-
Әлки районыннан күп балалы аналар бүген Казанда 8 Март бәйрәме уңаеннан тантаналы чарада катнаша
Районыбызның күп балалы әниләре Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.
-
Әлки районының Татар Мулла авылында яшәүче, 11 бала тәрбияләүче Гөлфирә Әсәдуллинаны “Ел хатын-кызы” бәйгесенең йомгаклау тантанасында Минтимер Шәймиев затлы тун белән бүләкләде
Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узучы "Ел хатын кызы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында Әлки районы делегациясе составында Татар Мулла авылында яшәүче Гөлфирә Әсәдуллина да катнаша. Гөлфирә бәйгенең "Хатын-кыз - ана" номинациясендә зонада беренче урынны алган иде. Үзенең алты баласы өстенә ул яшьли гомерләре өзелгән ике туганының ятим...
-
Әлки районының иң лаеклы гүзәл затлары бүген Казанда “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашалар
Иң лаеклы, уңган-булган гүзәл затларыбыз бүген Казанда "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашалар.
-
Әлки районы прокуратурасы искәртә: милек һәм алыш-бирешне теркәү документларын электрон төстә тапшырсаң, дәүләт пошлинасын кимрәк түлисең
Күчемсез милеккә хокукларга дәүләт теркәве үткәргәндә һәм юридик әһәмиятле алыш-бирешләр башкарганда дәүләт пошлинасы түләү каралган.
-
Әлки районында бүген 600 гә якын кунак – татар авыллары эшмәкәрләре фермерлар эшчәнлеге белән таныша. ФОТО
Районыбыз бүген 600 гә якын кунак каршылады. Болар -VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары.
-
Әлки районының “Ләйсән” суда йөзү бассейнында тәүге тапкыр үсмерләр арасында су полосы буенча ачык район беренчелеге үткәрелде
25-26 февральдә Базарлы Матактагы "Ләйсән" суда йөзү бассейнында 13 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар арасында су полосы буенча беренче ачык район беренчелеге булды. Анда Түбән Новгородтан да балалар командалары катнашты.
-
Әлки районы медицина хезмәткәрләре узган елгы эшләренә йомгак ясадылар. ФОТО
Соңгы елларда районда демография күрсәткечләре сөендерми. Халык картая: районда яшәүчеләрнең 22 процентка якыны - 60 яшьлек һәм аннан өлкәннәр, 5 проценттан артыгы - 80 нән өлкәнрәк яшьтәгеләр. Хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр кими. Ничә еллар рәттән инде үлүчеләр саны туучылардан артып китә. Район үзәк хастаханәсе медицина советының узган ел нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау...
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында “Ләйсән” суда йөзү бассейнында тәүге тапкыр яшүсмерләр арасында су полосы буенча район беренчелегенә ачык турнир үткәрелде
Анда безнең "Татарочка" командасы чемпион калды.
-
Әлки районының талантлы өлкәннәре Алексеевскида “Балкыш-Сияние” республика үзешчән сәнгать фестиваленең зона бәйгесендә чыгыш ясаячак
22 февральдә район мәдәният йортында "Балкыш-Сияние" республика үзешчән сәнгать фестиваленең район сайлап алу туры булды.
-
Әлки районы почта хезмәткәрләре узган елгы эшләренә нәтиҗә ясадылар
Соңгы еллардагы үзгәрешләргә, оптимальләштерүгә карамастан, бер генә авылда да почта хезмәте күрсәтү тукталмады. Районда бүген 21 почта бүлеге эшли, халыкка 98 кеше хезмәт күрсәтә. Бу турыда район почта участогы коллективының еллык йогаклау җыелышында әйтелде. Узган елгы хезмәт нәтиҗәләре хакында участок җитәкчесе Лидия Чуманова чыгыш ясады. Почта биналары ел саен ремонтланып...
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлый
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады. "Ватанны саклаучылар көне - иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән каһарманнарның батырлык үрнәкләрен халкыбыз кадерләп саклый, хәзерге вакытта дәүләтебезнең бәйсезлеген, милли мәнфәгатьләрен, кешеләрнең тынычлыгын һәм иминлеген саклаучыларга зур ихтирам...