Алсу Закирова автор яңалыклары
-
Беренче сыйныфка баручы укучылар букчалы булды
Республика күләмендә ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үткәрелә. Шул уңайдан безнең районда да тантаналы төстә беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшырылды.
-
Гөлия Мисыргалиевага Рәхмәт хаты тапшырылды
ТР Финанс министрлыгы казначылык департаментының Әлки районы бүлегендә эшләүче Гөлия Мисыргалиева күптән түгел бүләкләнә.
-
Базарлы Матакның “Каенкай” балалар бакчасы балаларга солдат киемнәре сатып алды
Базарлы Матакның “Каенкай” балалар бакчасы Бөенроссия күләмендәге “Алдынгылар хәрәкәте”ннән булган грантлар бәйгесендә катнашып, җиңү яулауга ирешә. Нәтиҗәдә, учреждениегә 230 мең сум күләмендә акча бүленә.
-
Дмитрий Самарин: «Бар нәрсәгә дә өйрәнәсең икән. Хәзер күңелдә ул чактагы курку юк инде»
Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан Базарлы Матак үзәгендәге Дан аллеясында үткәрелгән митингта махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайтучы берничә солдат та бар иде. Без шуларның берсе – Дмитрий Самарин белән сөйләштек.
-
Иске Алпар авылыннан Илнар Гатауллин: “Без вак адымнар белән, әмма алга барабыз”
Махсус хәрби операция алып барылган урыннан яңа гына тагын бер якташыбыз кайтты. Ул – офицер, подполковник дәрәҗәсенә ия булган Илнар Гатауллин.
-
Югары Әлкидә “Мәтрүшкә бәйрәме” уздырылды
Югары Әлкидә эшләп килүче “Тургай” фольклор ансамбле “Мәтрүшкә бәйрәме” уздырды. Бу хакта безгә әлеге мәдәният йорты мөдире Фәния Миңһаҗева сөйләде.
-
Рифкать абый Исмәгыйлев бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Рифкать Исмәгыйлев районда билгеле кеше. Күп еллар җаваплы вазифаларны били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә башта – инженер-төзүче, ә аннары җир төзелеше белгече булып эшли.
-
Алпар гомумбелем бирү урта мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
Алпар гомумбелем бирү урта мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу – тарих өчен бер мизгелдер, ә бик күп язмышларны үзе аша үткәргән, соңыннан һәркемгә тормышта үз юлын табарга юнәлеш биргән белем йорты өчен ул – бик зур сан.
-
Әлки районы: мунча себеркесез булмый ул
Питрауга, ягъни 12 июльгә кадәр һәм аннан соң бер атна – мунча себеркесе әзерли торган вакыт. Моңа кадәр үләннәрнең шифасы – яфракта, ә аннан соң тамырда була диләр.
-
Әлки районының Түбән Әлки авылындагы яңа мәдәният йортын мәртәбәле кунаклар карады
Бүген Әлки районының Түбән Әлки авылында яңа төзелгән мәдәният йортында район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә мәртәбәле кунаклар – РФ Дәүләт думасы депутаты Олег Морозов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиев булды.
-
Әлки районында ришвәткә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды
Әлки районында ришвәткә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды. Ул 26 июньдә балалар иҗат йортында узды һәм аны район башлыгы Александр Никошин алып барды.
-
Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 нчы чыгарылыш сыйныфы укучылары аттестатлы булды
Бүген, 28 июньдә, район мәдәният йортында Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 нчы чыгарылыш сыйныфы укучыларына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшыру буенча тантаналы бәйрәм оештырылды.
-
Түбән Әлки авылында Сабантуй узды
Якшәмбе көнендә районыбызның күп кенә авылларында да Сабантуйлар узды. Түбән әлкилеләр дә бәйрәмдә катнашу өчен, мәктәп янындагы хәтфә үлән белән капланган тигез болынлыкка җыелды.
-
Базарлы Матакта яшәүче Красильниковлар гаиләсеннән әтиле-уллы махсус хәрби операциядә катнаша
Базарлы Матакта яшәүче Красильниковлар гаиләсеннән ике ир-ат – әтиле-уллы Владимир Николаевич һәм Антон Владимирович махсус хәрби операциядә катнаша.
-
Әлки районында Социаль хезмәткәр көненә багышлап тематик кичә узды
Район мәдәният йортында Социаль хезмәткәр көненә багышлап, “Мәрхәмәтлелек яшәсен йөрәкләрдә” дип исемләнгән тематик кичә узды.