Лилия Шафикова автор яңалыклары
-
Әлкилеләр ау мылтыкларын махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрделәр
Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, әмма бүгенге көндә ау мылтыгы ул – пилотсыз очкычларны, шулай ук дошманнарыбыз – Украина нацистларының дроннарын юк итүнең иң нәтиҗәле чарасы.
-
Борискино авыл җирлегендә 8 халык вәкиле гомер итә
“Республикада төрле программалар эшләп килгәнгә, Борискино авыл җирлегендә соңгы елларда безнең тормышны яхшыртучы һәм җиңеләйтүче күп уңай үзгәрешләр булды”, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башыгы Галина Самарина 29 гыйнварда үткән авыл җыенында.
-
Гыйнанова Сафия Хәлиулла кызына “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына 80 ел” юбилей медале тапшырылды
Район башлыгы Александр Никошин, Җиңүнең 80 еллыгы истәлеге итеп, сугыш ветераннарының бөек батырлыгы, каһарманлыгы һәм фидакарьлегенә хөрмәтебезне күрсәтеп, ветеран Гыйнанова Сафия Хәлиулла кызына “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына 80 ел” юбилей медален тапшырды.
-
Иске Матак авыл җирлеге башлыгы билгеләнгән бурычларның күбесен үтәгән
Иске Матак авыл җирлеге район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа Иске Матак, Югары Матак, Абдул Салманы, Чуаш Шәпкәсе, Татар Шәпкәсе һәм Яңа Сиктермә авыллары керә. Аларда барлыгы 689 кеше яши.
-
Әлки районындагы беренче сабыйга Александр Никошин туу турында таныклык тапшырды
Быел районда беренче сабый – малай 8 гыйнварда туды. Район башлыгы Александр Никошин бәхетле әти-әнине – Апактан булган Илмир Каюм улы һәм Мөнирә Тәлгать кызы Гыйззәтовларны котлады.
-
Әлки районы егете Ильяс Вәлиев бокс буенча Татарстан Республикасында чемпион калды
13-17 гыйнварда Яр Чаллыда бокс буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге үтте.
-
“Әлки хәбәрләре” район газетасына язылучылар арасында лотерея уйнатылды
“Әлки хәбәрләре” район газетасы һәр язылу кампаниясе нәтиҗәләреннән соң, бар таләпләрне үтәп, уенда катнашкан әбунәчеләре арасында лотерея уйната.
-
МХОда булган хәрбигә бурычларны бетерүгә гаризаны ничек бирергә
Әлки районының суд приставлары бүлегендә әлеге мөмкинлектән ничек файдаланып булуы турында сөйләделәр.
-
Әлки районы спортчылары чаңгы ярышларында призлы урыннар алды
18 гыйнварда Болгарда, Ватанны саклаучылар елына багышлап, егет һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек узды. Безнең районның спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр призлы урыннар алды.
-
“Сез Бөек Россияне саклаучыгыз белән горурлана аласыз”
Ватаныбызны кулга корал тотып яклаучылар арасында районыбыз ир-егетләре дә күп. Алар Россиянең Кораллы Көчләре составында үз хезмәтләренә бик җаваплы карый, хәрби бурычларын намус белән үти.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Чыршы бәйрәме оештырылды
Яңа ел якынлаша. Яхшыга өметләнеп, могҗизага, хыял-өметләрнең чынга ашуына ышаныр чак җитә. Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына сәхнәләштерелгән программа күрсәтеп шатландырды.
-
Әлки районында сәсләтле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды
25 декабрьдә Балалар иҗат йортында янә Яңа ел утлары кабынды. Бу көнне аның тирәсенә район белем бирү учреждениеләрендә укыган 150 ләп сәләтле бала – “бишле”гә укучылар, олимпиада, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә ярыш һәм бәйге җиңүчеләре җыелды.
-
Елан елын нинди киемдә каршыларга, табынга нэрсә куярга?
Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча 2025 ел яшел агач Елан елы булачак. Гармонияле һәм табигый яшел агач Елан зирәклекне, көчне һәм сабырлык- түземлекне гәүдәләндерә.
-
Ринас Сәлахов МХО булган урынга барып, әлкилеләргә гуманитар йөк тапшырды
Бүгенге көндә Ватанны яклаучы һәркем өчен рухи һәм матди ярдәм, туган җиреңнән хәбәр алу бик мөһим.
-
Вячеслав Шувалов – Әлки районының мактаулы кешеләре исемлегендә
Ноябрь башында Вячеслав Шуваловка 85 яшь тулды. Аның исеме – районыбызның мактаулы кешеләре исемлегендә. Ул – район казначылыгы оешкан вакытта үзеннән зур өлеш кертүче, 30 елдан артык финанс бүлеге, ягьни акча белән тәэмин итү эше белән оста җитәкчелек итүче кеше.